Кими бара ызан-ызан ышанычым көче…

Кими бара ызан-ызан ышанычым көче…
Бик беләсем килә: мин кем синең өчен?!.
Ай тулганнан түгел. Синең сүзләреңнән
Йокысызлык. Никтер » Үзгәр!»- дисең…

«Үзгәр», -дисең!..
Соп-сорыга манам күңел төсен…
Кочып утырдым да тезләремне —
Табылмаслык булып югалыйммы?!
Танымаслык булып үзгәримме?!.

Миндә үз-үзеңне югалтуың. Янып яратуың.
Онытырга җитмәс инде көчең:
«Күңел күзең мам-ма… Янма!
Һәм яндырма бу кадәрле!..»- дисең.

«Син син инде!»- дия идең. «Тик бер генә!»
Чиген тоймыйм никтер өннең-төшнең —
Аягүрә уяналмый йөрим. Уянырга телим!..
Ә син «үзгәр!» дисең…

Ни хәл итим?!.
Хәтереңнән җуям үз-үземне.
Сөртеп китәм йөрәгеңнән эзләремне.
Танымассың.
Салкын йөгертелгән сүзләремне,
Бушлыгыннан һуш алыныр күзләремне…

Табылмамын.
Үксезлегең үзәгеңә үтәр!..
( Миннән ары кем үз итсен үзәгеңне?!)
Миндә үз-үзеңне эзләп яндың!
Син онытсын өчен үзгәримме?!.
Беренче һәм соңгы януың бу!!!
«Үзгәр!» дисең… Чынлап?! Үзгәримме?!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт